Логотип Казан Утлары
Шигърият

Боз астында кояш

– Син соң әллә тилеме? Еллар үтте, ул инде Кемнәрнеңдер килене. Хатын инде кемгәдер...

Кычкырды үсмер олан,

Ул, әлбәттә, мин булам:

– Тәзкирә! Тәзкирә!

Ярга борынын терәп

Кояш әнә су керә.

– Син соң әллә тилеме?

Еллар үтте, ул инде

Кемнәрнеңдер килене.

Хатын инде кемгәдер...

Кайттым илгә. Иңрәдем:

– Тәзкирә... Тәзкирә...

– Әллә соң син юләрме?

Киттең... Беттең... Оныттың

Безне... Туган илләрне.

...Боз каплаган су өстен.

Бәкесе бар. Су эчтем.

Тәзкирә-ә!..

Боз астында күр әнә –

Бер кояш бәргәләнә.

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев