Логотип Казан Утлары
Шигърият

Борынгылык исе

...Адымларга телим айдаланы – борынгылык исе, ах, ачы!..

Башкиры Геродотом пахнут...                                

Л.Толстой


Галиҗәнап шәхес каләменнән

кайчак сәер сүз дә түгелә.

Төрки заттан бераз үзгә исләр

аңкып тору начар түгел лә.

Әүлияча уйлап әйтүләрдә

ишарәле тирән хикмәт бар, –

борынгыдан, әйе, борынгыдан

килә безнең кардәш өммәтләр.

Айдалалы тере кавемнәргә

сеңеп калган юмшан исе дә.

Элгәрләрнең җирне тетрәтүе

ерак гасырларның исендә.
Чабып үткән атлар таңга чаклы

озын-озак кара төн аша.

Киләчәкле ыру тамырлары

әлмисакка барып тоташа...

Эндәшәмен «тарих атасы»на:

«Хак-дөресне сөйлә син ярып.

Буламыни мондый халыкларны

чит-ят килмешәккә чыгарып?!»

Хәтеренә алып Геродотны,

тәгъбир кылган әдип ап-ачык.

...Адымларга телим айдаланы –

борынгылык исе, ах, ачы!..
 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев