Болгарда

Меңьяшәр наратлар шаулаша.
Карагай, каеннар кушыла –
Моң таша.
Хәтта таш күңелләр
Аклыкка, сафлыкка төренә.
Чал тарих авазы
Урнаша йөрәкләр түренә...
"КУ" 01, 2019
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз