Логотип Казан Утлары
Шигърият

Болганчык Казан

Бөтерелеп буран дулый Казан өстендә. Әйтерсең лә, Алып батыр уха пешерә. Әйтерсең лә, Казан өсте күбеккә баткан. Шаулый-шаулый кайный Казан. Өсте ап-актан. Буран тынгач, ак күбекне таңда җыярлар. Тоз-борычны кызганмыйча мулдан коярлар. Ә әлегә утлар пыскый ал күмер сыман. Казан шаулап кайный, ә мин күшегәм, туңам. Алып батыр ухасында мин дә балыкмы? Казансуның суы мулмы, терек-савыкмы? Күз ачкысыз бураннарның очы булырмы? Җилгә очкан тоз-борычлар күзгә тулырмы? Казан шулпасы болгана. Шул мәл берәүләр Казан төбе байлыкларын ипләп сөзәләр. Тәңкә-тәңкә кар көрәлә Казан эчендә. Алып батыр тел йотарлык уха пешерә.
фото: goodfon.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев