Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә бәхетне бүлешәсе килә!

Бәхетне бит килә бүлешәсе! Сыймый юкса... кочагыма сыймый!

Ә бәхетне бүлешәсе килә!

Көлешәсе сәбәпсезгә бер дә –

Бала сыман...

Ул балалык чиген

Кичәлмасын иде... юк, беркем дә!

Беренче кар түгел, меңенче кар

Яуганда да, күргән сыман тәү кат,

Куаналсак, кайтыр иде, бәлки,

Безне беркөн ташлап киткән шәфкать.

Кайтыр иде... бизмәннәргә салмый

Сокланулар, яратулар шашып...

Төнге урамнарга дәррәү чыгып,

Кар атулар – уйнап, шаярышып...

Бәхетне бит килә бүлешәсе!

Сыймый юкса... кочагыма сыймый!

...Чартлый учак. Башлыгымны кагып:

– Җылын, – дисең, – И сакалсыз сабый!

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев