Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхет төшенчәсе сонеты

Ләкин нигәдер дөньясы шундый – безгә һаман да һич аңлашылмый бәхет-сәгадәт дигән төшенчә...

Сөйләшмик әле кайгы турында!..

Бәхет турында ешрак сөйләшик!

Бәхетнең җылы, якты нурында

яна, югала, эри бөтен шик.

Сүзләр күңелгә аллы һәм гөлле

матур, илаһи тынычлык кертә,

һәм кызыл башлы җитен ак сөлге

куанган җанның яшьләрен сөртә...

Нарасый бала кебек гөнаһсыз,

фәрештә кебек аһсыз һәм ваһсыз

яшәп карыйсы килә кешечә...

Ләкин нигәдер дөньясы шундый –

безгә һаман да һич аңлашылмый

бәхет-сәгадәт дигән төшенчә...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев