Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхет дагасы

Дага бит ул – кеше кулы бөккән Нибары бер тимер кисәге.

Дага гына бәхет китерәме? –

Чукыныплар китсен йоласы,

Яңа йортка дага каккан саен,

Үкерепләр килә еласы.

Дага гына бәхет китерәме?

Кая карый заман картлары?

Үзләре дә шул дагага багып,

Гомер буе бәхет тапмады.

Дага гына бәхет китерәме?

Йөрәгемне алып кисмәле.

Дага бит ул – кеше кулы бөккән

Нибары бер тимер кисәге.

Дага гына бәхет китерәме?

Кая карый заман мулласы?

Юкмы соң изге китапларда

Ятлап алыр бәхет догасы?

Күпме йортның ишегалларында

Дога түгел, бәхет дагасы.

Әллә шуңа, дагалардай бөгелеп,

Нужа күрә адәм баласы.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X