Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхет

Аның кушаматы Бәхет – Туны өч төрле төсле, Нишләптер, андый песине Бәхет дип атый кеше.

Аның кушаматы Бәхет –

Туны өч төрле төсле,

Нишләптер, андый песине

Бәхет дип атый кеше.

Ул башта бәхетле иде

Сыйладылар, сөйделәр:

– Син безгә тик бәхет кенә

Китер, яме! – диделәр.

Ул үзе дә беркемгә дә

Һич начарлык теләми.

Тик көткән бәхетләр генә

Нишләптер һаман килми.

Әгәр тәпиеннән килсә,

Йә тапса берәр җаен.

Шушы бәхет дигәннәрен

Дөньяның һәрбер өенә

Өләшер иде, мөгаен. 

 Хуҗалар килмәс бәхетне

Көтеп ардылар озак.

Аннары китеп бардылар,

Ишеккә элеп йозак.

Ә Бәхетне алмадылар,

Хәтта уйламадылар –

Нишләр диеп ул анда,

Калгач кышкы буранда?

Нәни генә өмет яши

Ятим калган бу җанда.

Бәхет тә кирәк түгелме?

Юк, болай була алмый.

«Кемгә кирәк бәхет?» – диеп,

Моңсу итеп мияулый.

Ник язмыш болай яман?

Аңламый песи һаман.

Бәхетсез булганга кешеләр,

Гаепле буламы песиләр?

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев