Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бирешмә, газиз халкым!

Сап-салкын көз, йөрәгем түз, Шартлама, берүк чыда!

Сап-салкын көз, йөрәгем түз,

Шартлама, берүк чыда!

Тозак корган дошманнарның

Ашмасын уе чынга.

«...Әлбәттә, без чигенәбез...»

Гаепле тотып үзен,

Чигенгәннәр, оялмыйча,

Халыкка әйтә сүзен.

Бирешмә, халкым, бирешмә,

Үләт, ваба чиренә.

Телне өзгән җаныңа да

Чирканмыйча үрелә.
Телне бирсәк, шушылар ук

Җаныбызны алачак.

Җансыз милләт, балаларга

Бездән соң ни калачак?!

...Кайнар кояш астында да

Каның туңып өшерлек –

Караңгылык баскан җиһан,

Төсен җуйган кешелек.

Шуның өчен көрәштеме

Гасыр буе милләтем?

Дәшми калма һәм чигенмә,

Җуйма яшәү кыйммәтен. 

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев