Логотип Казан Утлары
Шигърият

Биктимер чишмәсе

Гомер буе булыр, дидек, гел безнеңчә дөньялар...

Чишмәм, Биктимер чишмәсе –

Бәллүр күз яше сыман,

Таңнарыңда иңнәреңдә

Күрәннәр өсте томан.

 

Бер чакыра, бер югала –

Ул белә сөю телен,

Шул томаннар арасында

Көянтәле яшьлегем.

 

Дөнья чиксез, хисләр биксез,

Төрле төстә буяулар,

Мөлдерәмә чиләкләрдә –

Ышанычлар, хыяллар:

Гомер буе булыр, дидек,

Гел безнеңчә дөньялар.

 

Өлешкә төште көмеш тә,

Тишекле бер тиен дә;

Кайчак үземчә җырладым,

Йә булмаса, усал дөнья

Биетте үз көенә.

 

Тик шулай да сыгылсам да,

Сынмадым давылларда,

Чөнки синнән эчкән суым

Җелектә, тамырларда.

 

Биктимер чишмәсе суы

Язмышым йөге икән –

Татлы да, ачы да, әмма

Кадерлерәк юк бүтән.

 

Ходай биргән шул язмышны

Бишегемнән гүргә кадәр

Иңнәремдә йөртәм.

Иелә, бөгелә көянтәм!

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев