Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бибимәмдүдә абыстайны зиярәт итәргә баргач

Юл читендә көчек калды күз атып, Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып! Шул көчектәй калган нәни Апуш та Әнкәсенең җеназасын озатып. Тау башыннан чишмә чыккан ургылып, Юл ташлары калган җандай убылып. Нәни Апуш шул урамнан узгандыр, Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып. Кул сузымы Сасна – Субаш арасы, Бүлеп тора бары Күшет елгасы. Шул елгага тамгандыр ла Тукайның Иң әүвәлге ачы шигъри күз яше. Башны идек, дога кылдык бу көндә Олуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә: «Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә, И, пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»

Сасна Пүчинкәсе, 13 апрель, 2016 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев