Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәгырь түрендәге ваем

Ошбу җиргә әле елап килмәс борын тәүге сырлар хасил булган учымда.

Ошбу җиргә әле елап килмәс борын

тәүге сырлар хасил булган учымда.

Бәби чакта йодрык төйнәп ятар өчен

юкса кайнап тормагандыр үчем дә.

Күпне сөйләр билге итеп кабул кылам

көтмәгәндә җыерчыклар чыгуын.

Йөземдәге кайгы-хәсрәт эзләренә

җәйге таңда бөрким менә чык суын.

Кара урман ешлыгында күккә багам,

башкаема дөнья хәтле уй тулган.

Миңа даим искәрткәндәй сызлый һаман –

барысыннан зуррак ваем бәгыремә

чөй язуы белән мәллә уелган?!
 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев