Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең Тукай

Чандыр гына, ябык кына Тукай Татар йөген күпме күтәргән!

Чәчәкләрне, ачы җимешләрне

Меңләп табам шигъри түтәлдән...

Чандыр гына, ябык кына Тукай

Татар йөген күпме күтәргән!

 

Шагыйрьлекнең юлын сайлый белгән,

Җир-күкләрнең исен китәреп.

Әле дә булса Тукай, Атлант кебек,

Милләт йөген бара этәреп.

 

Кергән Тукай Казан урамына,

Көткән дошман, көткән дуслары.

Шигырь уты белән айкаган ул

Державаның салкын бозларын.

 

...Вакытларны бергә тоташтырып,

Ява карлар, яңгыр тамчылый.

Бара Тукай Яшәү урамыннан –

Кочак җәеп еллар каршылый.

 

Казан өсләрендә дөрли кояш,

Ул – шагыйрьне күргән утчәчәк.

Дәверләрне ерып бара Тукай,

Һәм каршылый Аны киләчәк.

 

Тукай күләгәсен каплый алмый

Җил-бураннар, яшен, яңгырлар.

Ә мөкатдәс моңлы сазы аның

Гасырларда мәңге яңгырар!

"КУ" 4, 2018
Картина авторы: Рушан Шамсутдинов; art16.ru

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев