Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең югалтулар хәттин ашкан...

Тик шунысы жәл – безнең буын ләкин Ул көннәрне күрми калачак, Ирек тәмен белми калачак...

Безнең югалтулар хәттин ашкан,

Юк, сөйлисе килми барын да.

Баш очында кояш балкытырбыз –

Бердәмлек һәм дәрман барында.

Килер бер көн: безнең татарыбыз

Чын Азатлык даулап алачак.

Тик шунысы жәл – безнең буын ләкин

Ул көннәрне күрми калачак,

Ирек тәмен белми калачак...

 

"КУ" 02, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X