Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең яклар

...Таллары да шул ук сандугачлы, Әрәмәләр тулы бөрлегән. Егетләре батыр йөрәклеләр, Ә кызлары чибәр, бер дигән.

Безнең яклар һаман шул ук инде:

Тугай буйлап талгын Ык ага.

Язын, карлар эреп бетү белән,

Игенчеләр төшә сукага.

Таллары да шул ук сандугачлы,

Әрәмәләр тулы бөрлегән.

Егетләре батыр йөрәклеләр,

Ә кызлары чибәр, бер дигән.

Аккошлар да Ыкны үз итәләр:

Яз килүгә, кайтып җитәләр.

Балалары белән җыйнаулашып,

«Көтегез...» дип, тагын китәләр.

Бездә бар да элеккечә кебек:

Кешеләре тырыш, гүзәлләр.

Чатнап торган зәһәр салкынга да,

Җәйге челләгә дә түзәләр.

Халкы һаман җырга, моңга гашыйк:

Яшь Зифалар килә алмашка.

Наиc, Харрас, Зөлфәтләре белән

Мөслим өстен әле бер башка.

Һәрберебез кайда эшләсәк тә,

Мөслимнән дәрт, дәрман алачак.

Нинди чорга аяк атласак та,

Мөслим – Мөслим булып калачак.

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев