Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без язмышны үзебез язабыз...

Һәрбер яшәлгән көн кешеләрнең язмыш дәфтәренә эз сала...

Һәрбер яшәлгән көн – атылган йолдыз;

Һәр йолдыздан сызылып эз кала.

Һәрбер яшәлгән көн кешеләрнең

Язмыш дәфтәренә эз сала.

 

Язмыш алдан язылып куела, диләр,

Бәхәсләшмим, бәлки, шулайдыр.

Әмма һәр гамәлне, һәр адымны,

Кайсы якка атлауны без хәтта

Үзебез бит сайлап алабыз.

Һәм язмышны үзебез язабыз.

 

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев