Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без уйлап чыгармаган

Гел-гел зарланып яшәүләр Дөрес үк булмас сыман.

Юкка көям бугай кайчак,

Кайвакыт юкка сынам.

Гел-гел зарланып яшәүләр

Дөрес үк булмас сыман.

Егерме бердән – ачлыктан

Әбкәем дәшәр кебек.

– Кызым, икмәгең мул икән,

Әз генә бирче телеп.
Кырык бердән дәшәр әткәй –

– Ниләр бар ил күгендә?!

– Зарланмыйм, әткәем, шөкер,

Тыныч әле бүгенгә.

Йә, әйтегез, кайсы чор соң

Яшьләргә чыланмаган?!

...Нишлисең бит, бу дөньяны

Без уйлап чыгармаган... 

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев