Без - Тукайлы халык!

СОНЕТ-ТАКЫЯ Үзәк сонет

Телим булырга мин инсане гали, Тели күңлем тәгали биттәвали. Г.Тукай

Татар бәгыре бит! Аллаһ бүләк иткән! Гомер кичкән чакта рух сакчысы — Түбәм. Ил мәхшәргә тарган, яра — газиз телем, Хаккыбызны хаклап Тукай нуры үтә.   Халык күтәргән дә гасырларга илтә, Бөеклекнең башы — кайда?.. Дәшмә, беләм. Тоташ сызлау, яну — йөрәгемне телә, Җиргә төшкән кырау, җанны җилләр өтә...   Тумыштанмы әллә кырыс тәкъдир язган?.. Болытларны куып бәргәләнә азан. Ауган манаралар торып баса кабат.   Һәрбер сүзе аның яшен уты сыман, Иман булды намус — гайрәтлегә канат. Үксез җан-куенга милләтем сыенган.   1

Татар бәхте өчен мин җан атармын,

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Г.Тукай

  Татар бәгыре бит! Аллаһ бүләк иткән! Уятты ул: «Тор! — дип, — Тартыш!... Кузгал, татар!» Яз килмичә калмас, агып китәр карлар. Җир йөзенә халык килми икән тиккә.   Таулар, дала, чүлләр — тамыр тирән киткән, Чапкан дөнья буйлап... Ташка уеп язган. Исем шанлы булган, даны йөргән алдан. Һуннар... ханнар... яулар... Ком сибелә биткә...   Без бетмәскә тиеш! Тарих азмы күргән: Агара да офык, таң тарала җиргә. Яшәү көчен алыйк үләндәге чыктан.   Тукай — иң саф чишмә, дәрман, Кояш безгә! Ил каршына Ходай җибәрмәгән юктан. Туктап калмыйк, алга — Шагыйрь сызган эздән! 2

Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, –

Җебем кара, инәм каләм булсын имди.

Г.Тукай

  Гомер кичкән чакта рух сакчысы — Түбәм. Ымсындыра даннар, ясалмалык, шау-шу. Акча — булган патша, байлык диеп шашу. Онытыла анаң, кая монда тәүбә!   Халык рухын саклап калу булсын тәүдә! «Милләт» сүзеннән дә китте дәррәү качу. Һәр нәрсәдән ялган, гел купшылык ташый. Башсыз милләт бии һәм тыпырдый гәүдә.   Яраклашмый яшик... Иманлылар бик аз, Аңга сеңгән безнең — шикләр, гөман, фараз... Адарынган күңел — өмет утын салыйк.   Хәйлә, мәкер, йокы — безнең йортны сүтәр... Биеклек бар — Тукай! Маяк итеп барыйк. Бу юлны соң бездән башка кемнәр үтәр?!.   3

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Г.Тукай

  Ил мәхшәргә тарган, яра — газиз телем, Өстә каракошлар — кача сайрар кошлар. Күз чукытмас өчен чыркылдыйлар тыштан. Кара болыт күктә, томаланган көнем.   Шпанага бирдек телне мулдан телеп, Мактау эләккәндә киттек язып һуштан. Телалмашка алдык кәнфит, төпсез ыштан, Теге яктагылар: «Во!» — ди, разый көлеп.   Укталмагыз телгә? — Оныгымның нанын Тартып алмак булып ач карчыга кунган. Валчыгын да бирмәм, тәндә җаным барда.   Өметсезлек, кач син! Тел тамыры исән! Яздырмассың юлдан, каркылдама карга! Без бар әле Җирдә, бирешмәскә исәп!   4

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?..

Г.Тукай

  Хаккыбызны хаклап Тукай нуры үтә. Көлгә оча тарих ватан алышканда. Хәтер җаннан күчсә, кала әле канда. Әрем тәме җилдә, кылган чәчен сүтә.   Хаксызланып яшәү китте инде күпкә, Дәүләт тоталмаган — югала ул саннан. Бүрек — пайтәхеттә, яланбашлы ханнар. Бүгенгеләр «асыл», үткәннәргә үпкә.   Илен оештырган — сөргән, чәчкән, урган, Өен корыштырган, җыештырып торган. Уртак хакны хаклау мәңге тимәячәк...   Җәлилләре истә, Гази, Илдар Мәннан, Ирек хисен алар ятка бирмәячәк, Ил дип утка кергән, татар диеп янган...   5

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!

Без аны кайдан белик, мискин, үлеп аңлатмагач?!

Г.Тукай

  Халык күтәргән дә гасырларга илтә. Кадер-хөрмәт соңга кала гадәтенчә. Гафләт йокысыннан уянганнар ничә? – Данко йөрәклеләр китәләр шул иртә...   Үчләшүләр аңга, омтылышка киртә. Үзгәрмидер дөнья — бара гел искечә: Аңлатып буламы барлыгың — үлмичә?.. «Милләт!» — дигәннәргә илдә ук күп, җитә...   Йолдызларга карап тагын уйга калам, Күпмесен күкләр, ничәсен җир алган? Карчыга — үткен күз, баш күтәргәнне эзли.   Тукай арабызда, ул һаман да алда! «Баш күтәрмә! Тукта!» Саз черкие безли... Бирешмәскә — көч һәм ярдәм бирче, Алла!   6

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Г.Тукай

  Бөеклекнең башы — кайда?.. Дәшмә, беләм: Кушлавычта булдым, Кырлай якларында. Бу җирләрдә сер бар ханлык чакларыннан. Нәни Апуш йөргән үрләренә менәм.   Чорнап алган дөнья аны әкият белән. Телгә, сүзгә оста булган картлары да. Гүзәл җырлар туган Казан артларында. Шул байлыкка шагыйрь изге тынын өргән.   Инешләре, кырлар, урман, болыннары, Рәшә чөеп уйный арыш дулкыннары. Талгын җилләр исә, күк гөмбәзе зәңгәр.   Уйлар яктырдылар, иркенәйде күңел. Хөрлек тоймас идем килми калсам әгәр. Илһам килә, тынма, каләм, ташып түгел!   7 Тоташ сызлау, яну — йөрәгемне телә. Татар төркеме, дип, илттеләр оныкны, Белгән татарчасын ун көндә онытты. Яман дулкын безгә кай тарафтан килә?   Җыелышка бардым — хәйран кеше килгән, Бик тә сәер хәлгә, дуслар, мин юлыктым. Әче тавыш чыкты, башта нык курыктым: «Урысчалап кирәк, татарчасы нигә?..»   Әти-әни — татар, бар да ярсып ала: «Болай булса, безнең бала надан кала!» Кайсы гасыр? Кайсы илдә, ни күрәбез?   Теләк белән, туган телдән качып барыш, Көлке түгел, мескен рәвеш, ни бүләбез?.. Тел өченгә — бара зур яу, гомумалыш...   ×××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××××× Факил САФИНның 14 сонеттан торган әлеге такыясын тулысынча “КУ” журналының апрель(2016) санында укырга мөмкин. http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-n4-2016/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: