Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без – татар

Без – татар, Безнең милләттән Алыгыз кулларыгыз.

Ватан дип ватылдык җирдә,

Ватан дип ярылдык без.

Өзелгән өмет эченнән

Яңадан табылдык без.

Безне үлмәс итә җирдә

Татар дигән атыбыз.

Гөнаһлы дип кыйсагыз да,

Тәмугтан да кайтырбыз. 
Кылычлар кыныда безнең,

Җәйләүдә атларыбыз.

Бабайлардан килгән нәзер –

Күңелдә антларыбыз.

Кылларыбыз нык әлегә,

Үсә кыз-улларыбыз.

Без – татар,

Безнең милләттән

Алыгыз кулларыгыз.
 

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев