Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без ничә?

Әлмисакта милли тамга өләшкәндә, хәйриятлы аваз иңгән: «Сез ничә?» Язмыш юлын лаек хәлдә үтү авыр, зурлыгыңны җан-рух аша сизмичә.

Әлмисакта милли тамга өләшкәндә,

хәйриятлы аваз иңгән: «Сез ничә?»

Язмыш юлын лаек хәлдә үтү авыр,

зурлыгыңны җан-рух аша сизмичә.

Ыру башы олуг максат куйган мәлдә

тумаларны аныклаган: «Без ничә?»

Өлешеңне дәррәү даулап алышканда,

хәттин ашма, куәтеңне белмичә.

Элгәрләрем ярсып таулар актарганда,

һәммә көндәш гаҗәпсенгән: «Сез ничә?»

Гомер итү мөмкин түгел, изге гамьнең

йөрәгеңдә утыруын сизмичә.

Каңгырашып тибәрелү горбәтендә

аһлый Казан ятимнәре: «Без ничә?»

Төрле җирдә тарау ята күпме мәрҗән,

санның көчкә әйләнгәнен белмичә.

Барлагандай борадәран варисларны,

ерак бабам дәшә төсле: «Сез ничә?»

Телең белән газиз илең китеп бара –

манкорт кына йөрер шуны сизмичә.

Дәүләт тоткан кавем рухы уяу торыр,

үз-үзенә тынгы бирмәс: «Без ничә?»

Исән-имин саклап булмый исемеңне,

тамырларның тирәнлеген белмичә.
Баштак хаким уртак малны бүлгән
чакта

каһкаһәле үтен сыта: «Сез ничә?»

Гавам ничек сабыр гына дөнья куа,

хәрәмләшү галәмәтен сизмичә?!

Киләчәктә көнчел якка килештереп

әйтсәм иде: «Сез ничә дә без ничә?»

Хисап көне барсын-барсын ачып салыр,

өммәт санын сергә төрү нигә кирәк –

яши алмыйм моны төгәл белмичә!..
 

 

"КУ" 07,2021

Фото:unsplash

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин.??