Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без киткәч

Әйтче, айфон тоткан яшь иптәш: Кырлай болыннарын, Ашыт суын Кемнәр җырга салыр, без киткәч?

Әле дә моңлы һәр көнебез һаман –

Без әлегә исән, карагыз!

Узып бара безнең җырлы заман,

Үзебез дә китеп барабыз.

Без – шигърият сөйгән соңгы буын.

Әйтче, айфон тоткан яшь иптәш:

Кырлай болыннарын, Ашыт суын

Кемнәр җырга салыр, без киткәч?

Мәгърур Тукай! Узса да шул гомрең

Ятимлектә, ачлык-салкында,

Аз булса да, яшәп өлгергәнсең

Милләтемнең таза чагында.

Сине ятлап яшәсәк тә әле,

Ерагая инде арабыз:

Безнең дә бит узып бара заман,

Үзебез дә китеп барабыз...

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев