Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без кайтканда...

Юллар чиксез булыр, гомер озын − Үз җиреңә рәхим ит кенә! Без узганда, еллар имин булыр Һәм җир шары булыр бербөтен.

Луизага

Без кайтканда, тәүге таңдагыча,

Кояш кунар таллар өстенә.

Юллар чиксез булыр, гомер озын −

Үз җиреңә рәхим ит кенә!

Без узганда, еллар имин булыр

Һәм җир шары булыр бербөтен.

Эзләр калыр. Безнең эз дә калыр

Бер очкыны фани өметнең.

Без кайтканда, урман шаулап торыр,

Әткәй чалгы кайрар болында.

Чертләп, җиләк пешәр, чәчәк үсәр

Без туктарга базган урында. Чишмә агар.

Тере салкынлыгы Йөрәкләргә салыр ялкынын.

Без сусарбыз, гел сусарбыз кебек,

Еракларда булыр якыным!

Без узганда, синең чәчләреңә

Кыяр-кыймас йолдыз сарылыр.

Вакыт күчәр, безнең сукмакта да

Җир күрмәгән энҗе табылыр...

Без киткәндә, каерылып калыр

Капкалары ошбу җиһанның.

Бар тапканы сагыш булыр аның,

Безнең сагыш булыр җуйганы...

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев