Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без ишектә торабыз

Барысын да белеп, өстән генә көлеп, Без ишектән чыгып барабыз.

Без төрлебез төрле заманнан бит,

Ерагая һаман арабыз.

Барысын да күрдек, барысын да үттек,

Без ишектән чыгып барабыз.

Күпне белгән кебек өстән генә көлеп,

Аңламыйча карап торасыз.

Шырпы гына сызып, янып-пешеп, кызып,

Учак дөрләп китми чырасыз.

Барысын да тышка чыгармыйбыз,

Күзгә күренмидер ярабыз.

Әле хушлашмыйча, бер дә зарланмыйча,

Без ишектән чыгып барабыз.

Теләмәдек түгел, ләкин сөйләмәдек,

Без ишектә басып торабыз.

Дөнья бозык бүген, сезгә кызык түгел,

Беләсегез килсә сорагыз.

Ишек ачык инде, бер җылыда,

Бер салкында басып торабыз.

Шырпысы да сына, очкыны да сүнә,

Тик кабынмый бүген чырабыз.

Беләсегез килсә, күңел күзе белән

Китапларны ачып карагыз.

Барысын да белеп, өстән генә көлеп,

Без ишектән чыгып барабыз.
 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев