Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без бит бергә инде

Кайларда йөрсәң дә, Кемнәрне күрсәң дә, Кайтырсың барыбер үземә.

Кайларда йөрсәң дә,

Кемнәрне күрсәң дә,

Кайтырсың барыбер үземә.

Без бит бергә инде,

Без бит бергә инде, гомергә.

Ялгызым чагында

Килсә дә кем генә,

Берсе дә кермәде күңелгә.

Син минем ирем лә,

Якыным – бер генә!

Без бергә бит инде гомергә!

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев