Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без барында

Без киткәчтен нәрсә булыр?! Без бар чакта ул ямьле, океан-диңгезләр – тозлы, чишмә сулары – тәмле!

Без киткәчтен нәрсә булыр?!

Без бар чакта ул ямьле,

океан-диңгезләр – тозлы,

чишмә сулары – тәмле!

Без барында язлардан соң

һәрвакыт килә җәйләр,

көзнең алтын ятагына

кыш яба ап-ак җәймә.

Без барында ут яндыра,

сулар утны сүндерә,

комнан хәтта Кырыкалдар

ишә алмый киндерә.

Без барында һава төссез,

ә бөтен нәрсә төсле.

Без барында бар тереклек

ике генә җенесле.

Без барында ир-атлар – ир,

хатын-кызлар – хатын-кыз!

Яралгыны кеше иткән

айларның саны тугыз.

Без барында баш уйлады,

ә кул, аяк эшләде – үзән

тауларга менмәде,

тау үзәнгә төшмәде.

Без барында дүрт як иде

дөньяның иңе-буе,

тагы: ас-өс, каты-йомшак

һәм сыек белән куе.

Без барында мәхәббәтнең

оясы йөрәк иде.

Мәхәббәттә янган йөрәк

акылга кирәк иде!

Без барында шулай иде!..

Ни булыр без киткәчтен –

без Җирне үбеп яшәдәк,

безне дә Җир үпкәчтен...

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев