Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без бар әле!

Кадимидән килгән замана бу: Шатлык катыш шул ук зар бит әле.

Кадимидән килгән замана бу:

Шатлык катыш шул ук зар бит әле.

Әүлия дә, пәйгамбәр дә түгел,

Ә шулай да без бар, бар бит әле!

Алмашчылар үз буена үлчәр –

Барыбызны тигез сөялмаслар.

«Шагыйрь түгел иде» дисәләр дә,

«Кеше түгел иде» диялмаслар.

Чын тәнкыйтькә чыдам безнең холык,

Төче сүзгә, шөкер, «колаксыз» ул.

Кәгазь безгә намазлыктай изге,

Каурый каләмебез гөнаһсыз ул!
Тукайларча, Такташ, Туфаннарча,

Сүз-кылычың айкап бер карале!

Без Зөлфәт үк, Мөдәррис үк түгел...

Ә шулай да бар бит, без бар әле!

Тын алырга өркеп кенә түгел,

Рух хөрлеген бөркеп сулыйк әле!

Исән килеш исемлектән төшмик,

Заман мөнбәрендә булыйк әле!

Кыл иләктән беркөн иләнәсе,

Сайланасы безнең бар бит әле...

Сирәгәя бара тыгыз сафлар, –

Ә шулай да без бар, бар бит әле!
 

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Сания ханым,шигырьләрегез искиткеч!