Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бетү тамашасы

Туксан төрле сәбәп табып, Чиста татар авылыннан Түрә кайта мәктәп ябып...

Пәрдәнең алгы ягында

Чибәр кызлар такмак сүтә.

Куллар чабып куанабыз:

Татар яши, сәнгать үсә.

Пәрдәнең арткы ягында,

Туксан төрле сәбәп табып,

Чиста татар авылыннан

Түрә кайта мәктәп ябып...

 

"КУ" 10,2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев