Логотип Казан Утлары
Шигърият

Берләшик!

Берләшик әле без, берләшик! Бер халык булып бер, Бер җан, бер тән булып, Бер яшик әле без, бер яшик!

(Җыр)

Җитмәде безгә һич бердәмлек.

Баш булды безгә гел таркаулык.

Мең җирдә мең учак пыскыды.

Мең дулкын булып без вакландык.

Кушымта:

Берләшик әле без, берләшик!

Бер халык булып бер,

Бер җан, бер тән булып,

Бер яшик әле без, бер яшик!

Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,

Бер учак булып без дөрләсәк.

Бер киртә дә безгә чыдамас,

Дулкынтау булып без бер бәрсәк!

Кушымта.

Өмәләп яңа өй салырбыз

Синең, минем яңа ил өчен.

Без тиңсез Сабантуй ясарбыз,

Җилфердәтеп Казан сөлгесен.

Кушымта.

Җитәрбез иң ерак чорларга

Бер булып, хөр булып, зур булып.

Меңләгән йөрәктән бер теләк

Ургылсын, бер уртак җыр булып:

Берләшик әле без, берләшик!

Бер халык булып бер,

Бер җан, бер тән булып

Бер яшик әле без, бер яшик!

1990

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия җыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев