Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә беркөнне...

Тик бөек Аллаh-Әл-Рәхиим безгә миhербанлы булгач, Үсемлекләр белән бергә кояшка янә үрелдек...

Ә беркөнне... алар безне «үткәндә яши», диделәр,

Ә без бары фасыллар агышында бераз уйландык.

Тик Әл-Гафур биргән карлар төшкәч учка чайкалышып,

Без әле бу җирдә гүзәл яңарыш барлыгын тойдык...

Ә беркөнне... алар безне «инде сизгерсез», диделәр,

Ә без дөньядагы ак hәм карага бераз яраштык.

Тик Ән-Нур биргән йолдыз нурлары калебләргә үткәч,

Без яңа саф хыял-максатлар өчен янә уяндык...

Ә беркөнне... алар безне «инде сүлпәннәр», диделәр,

Ә без кайбер максатларга ирешмәүдәнме сүрелдек.

Тик бөек Аллаh-Әл-Рәхиим безгә миhербанлы булгач,

Үсемлекләр белән бергә кояшка янә үрелдек...

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев