Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бергә булыйк

Кем онытса туганлыкны, бәгырендә бушлык тояр...

Далаларда, урман, тауда –

Әлмисактан эзләребез,

Яшәсәк тә төрле якта,

Аерылса да йөзләребез,

Уртак безнең телләребез.

Бергә булыйк,

Бердәм булыйк!

 

Аерылганны аю ашар,

Бүленгәнне бүре жыяр,

Кем онытса туганлыкны,

Бәгырендә бушлык тояр.

Бар булаек,

Бер булаек!

 

Суга тамган тамчы кандай,

Юкка эреп югалмаек,

Ата-баба нәзер иткән

Бәйсезлекне югалтмаек,

Бергә булыйк,

Бердәм булыйк!

 

Онытылу дигән ачы

Тегермәндә онытылмаек,

Тарих усал,

Тик көчлеләр дәүләт тота,

Бар булаек,

Бер булаек!

 

Кыйтгалардан-кыйтгаларга

«Дуслык» дигән әләм юллыйк,

Үрнәк булып бар кавемгә,

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бергә булыйк!

Бердәм булыйк!

 

"КУ" 11, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев