Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беренче кар...

Кышка кергән көннәр... Беренче кар... Соңга калды, ахры, карлары да.

Кышка кергән көннәр... Беренче кар...

Соңга калды, ахры, карлары да.

Кышка кергән көннәр гомеремдә, –

Соңладылар, ахры, ярлары да...

Тылсымнары бардыр бу карларның!

Сихерләре бардыр, сихерләре!

Күктән җиргә төшеп каралалар, –

Җир-шагыйрьнең, ахры, шигырьләре!

Кышка кергән мәлләр, ап-ак карлар

Соңламады, сарды чәчләремә.

Җиргә төшкән карлар ташкын була,

Чәчкә төшкәннәре – яшьләр генә.

Язга кергән чакта елыймы җир?

Ташкын ташый, барыбер, ярын эзләп.

Мин – кыш башлы, яз йөрәкле ташкын, –

Утырамын һаман сине күзләп,

Тәрәз аша гына... Ә син ничек?

Очрашырбыз, дисәң, әгәр «анда»,

Мин барырга әзер «бүген күчеп».

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

 

 

 

 

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев