Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер яшисе иде чын-чынлап...

Уянасы килә, уйланасы – Арынасы килә чылбырдан… Күптән инде, күптән яшәгән юк, Бер яшисе иде чын-чынлап…

Күптән инде, күптән яшәгән юк…

Н.Акмал

Уянасы килә, уйланасы –

Арынасы килә чылбырдан…

Күптән инде, күптән яшәгән юк,

Бер яшисе иде чын-чынлап…

Алхимиклар ярдәм итә алмас –

Олыгаермын, әмма яшәрмәм…

Умырыплар ашаган бар ансы,

Яшәгән юк әмма, яшәгән!

Өсләр бөтен, тамак тук шикелле,

Акча да бар кебек өлешчә.

Тыйнак кына, җыйнак кына итеп,

Бер яшисе иде кешечә!

Ничәмә кат чирдән терелгән бар,

Юкса, күпме генә яшәлгән…

Җирдә яшәү насыйп булмый икән,

Үлгәч кенә кала… яшәргә!

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев