Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер яну хакына

Аңлаша алмадык, нигәдер... Сөюдә мин ялкын төслерәк.

Аңлаша алмадык, нигәдер...
Сөюдә мин ялкын төслерәк.
Ныграк янам күк, бары тик
Хисләрем алгысак, көчлерәк.
Син йөргән юллардан күз алмыйм,
Каршыңа йөгереп чыгамын.
Күп юллар уздым мин эзеңнән,
Сүндерми өметем чырагын.
Бер сөю, бер яну хакына:
Яшим мин ышанып – өметтә.
Мин синнән аз гына тилерәк –
Килмисең көтми дә, көтеп тә...
Гомерем буена яратам,
Вакытлар сагышка дәвамы?
Кайда соң, кайчан соң очрашу?
Булырмы сөюнең җавабы?
Булырмы сөюнең дәвамы?

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев