Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер уч печән

Юлдан олау узды. Шул олаудан Бер уч печән алып иснәдем.

Юлдан олау узды. Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Исерттеме әллә бер уч печән?
Нишләдем мин, тукта, нишләдем?

Ак чәчәктән балкып тагын килдең,
Ак алъяпкыч сиңа килешә,
Болын гүя дәртле Сабан туе –
Тальян чыңлый, кызлар көлешә.

Печән төсле яшькелт күзләрендә
Әйтеп булмый торган матурлык.
Шул көнне без иң беренче тапкыр
Иңне иңгә куеп утырдык.

Тәүге канат, ах, шул канатларда
Баскан җирне тоймый йөрүләр...
Кулларыңнан алып сөяргә дә
Ник кыймадым икән, мин юләр?!

Юлдан олау узды. Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Менә хәзер, әле яңа гына
Бөреләнде гүя хисләрем.
«Казан утлары». 1965 ел, 10нчы сан.

"КУ", 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев