Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер тәэсир

Динәгә
Каш сикертеп кенә елмаясың. Эскрипкәңнең көйләп тавышын, Пычак сыман, сызып аласың да – Җанны суеп керә Таныш моң. Үзәкләргә үтә. Сыпырыла Хәтеремнән бу көн акшары... Идел кичеп, Кочып елар булам Салкын сеңгән Болгар ташларын. Тәэсирләнеп Як-ягымны барлыйм: Мин кайда соң, Кыйблам – кай тараф? Бабаларым тапшырмыйча калган Бай мирасның төсе булып кына Иңгән бу моң игә кайтара... Ваемсызлык түнә. Анык таныйм: Халкымда һәм миндә йөрәк бер! – Моны ишетмәскә йә саңгырау, Йә аңгыра булу кирәктер... Моңны күмдерерлек комнар да юк, Моңны юдырырлык юк сулар!.. Эскрипкәңне буасың, бу вакыт Никтер минем тыным кысыла, Актарыла тарих, хатирәләр – Колагыңны капла! Йә – чыда... ...Бу ни булыр икән: Бәгырь – тонык? – Бәгырь төпләреннән ләм чыга.
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев