Бер сукмактан бәлки йөрибездер...
...Барысы да бер үк, язмышыбыз – бәхетебез генә аерым.
Бер сукмактан бәлки йөрибездер,
бер тирәдә бәлки эшебез.
Кем белә бит, бәлки бер үк йортның
төрле катларында яшибез.
Бер үк җырны хәтта көйлибездер,
бер үк китапларны укыйбыз.
Үтеп-сүтеп йөргән чакта, бәлки,
бер урында һаман туктыйбыз.
Туктыйбыз да, баш очында янган
бер үк йолдызларга карыйбыз.
Арасыннан таныш, исемлесен,
якты янганнарын барлыйбыз.
Бер үк төшләр күрәбездер әле,
бер үк чәчкәләрне өзәбез.
Бер мәзәктән шартлап көләбез дә,
бер үк әрнүләргә түзәбез.
Күңел канатларын бер үк җилләр,
китәләрдер яман каерып.
...Барысы да бер үк, язмышыбыз –
бәхетебез генә аерым.
«КУ» 10, 2026
Фото:
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев