Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер очкын...

Ялмый ут, ялмый ут дөньяның Итәге янамы, күлмәге?..

Кемнәрдер учакны яккан да

Сүндерми киткәннәр көлләрен.

Җил искән уңайга кузлардан

Ялкыны чыгара телләрен.
Ялмый ут, ялмый ут дөньяның

Итәге янамы, күлмәге?..

Югыйсә (кем уйлар?) нибары

Бер очкын! Сүнмәгән, көлдәге... 

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев