Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер мосафир...

Мин һаман да, мин һаман да әле Бер мосафир гомер юлында. 

Мин һаман да, мин һаман да әле

Бер мосафир гомер юлында.

«Бирешмәсме, түзәлерме?!» диеп

Кат-кат сыный икән бу дөнья.

Тормыш йөген иңнәремә салып,

Үргә таба менеп барышым.

Барган саен, тукталмыйча гына,

Күзәтүем кояш баешын.

Күнегелгән, һич тә сыктамыймын

Иңнәремдә йөгем авырга. 
Язсын иде әле озак шулай

Туктамыйча алга барырга.

Бер Аллаһка гына билгеледер

Алда әле ниләр көткәне.

Кайсы яклап кына карасаң да

Хурланырлык түгел үткәне.

Яшәгәчтен, кеше исеменә

Кирәктер лә лаек булырга.

Мин һаман да, мин һаман да әле

Бер мосафир гомер юлында. 

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев