Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер Мичкә Бал, Бер Тамчы Дегет

Һәр нәрсәнең файдасы бар. Зыяны да! Кеше һәрчак сайлау белән сыналуда.

Бер Тамчы Дегет масаеп әйткән икән,
Бер Мичкә Бал янына килеп:
– Бозар өчен тәмең – тамчым җитә,
Егәрем бар – тор син шуны белеп!
Бер Мичкә Бал җавап биргән көлеп:
– Егәреңнең зурлыгына шигем юктыр,
Ләкин син дә, дегеткәем, белсәң иде –
Аллаһның да кодрәтенең чиге юктыр.
Салган бит ул инсаннарның күңеленә
Дегет белән балны аеру кирәклеген.
Һич оттырмас – үзлекләрне безнең белгән –
Ташламаса әгәр акыл-зирәклеге.
P.S. Һәр нәрсәнең файдасы бар. Зыяны да!
Кеше һәрчак сайлау белән сыналуда.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев