Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер карт бара

Теге дөнья ерак микән, Бу дөньяда кунак микән? – Ул шуларны уйлап бара, Һәр адымың чутлап кара!

Урам буйлап бер карт бара,

Кояш бата офыкларда.

Теге очка күпме кала –

Никадәрле үтәр ара?

Теге дөнья ерак микән,

Бу дөньяда кунак микән? –

Ул шуларны уйлап бара,

Һәр адымың чутлап кара!

Кылган эшләр бик күп икән,

Һәммәсен дә җыйнап кара!

Ул шуларны чутлап бара,

Ходай белсен, күпме ара...

Әкрен генә бер карт бара,

Туктый-туктый хәлләр ала.

Уйлый үзе, үткән үтте,

Ә киләчәк кемгә кала?..

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев