Шигърият
Бер кайтырбыз әле
Ә шулай да барыбер күңеле белән Үткәннәргә кайтадыр кеше. Баш сау булса, Ходай насыйп итсә, Гел мүкләнеп ятылмас читтә.
Яратсак та туган авылларны,
Күңел еракларга җилкенде.
Тәкъдирләрдә шулай язылдымы –
Яшәү урыны иттек чит җирне.
Киттек. Язмыш кая ташласа да,
Начар яшәмәдек яшәвен.
Туган яклар кайчак сагындырып,
Күңелләрдә яшен яшьнәде.
Күрешүләр сирәк. Һәммәбезнең
Үз гамьнәре, мәшәкать, эше...
Ә шулай да барыбер күңеле белән
Үткәннәргә кайтадыр кеше.
Баш сау булса, Ходай насыйп итсә,
Гел мүкләнеп ятылмас читтә.
Кайтып урарбыз бер урамнарны,
Сабантуйлар узмыйдыр тиккә!
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев