Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер генә шигырь сөйләргә...

Юшкын каткан йөрәгемә Сандугач җыры күчкән.

Бер генә шигырь сөйләргә –

Артыгы мөмкин  түгел!

Бер шигырьдә үл дә терел,

Тамчыңа кадәр түгел.

Дөнья баскан иңнәремә,

Күрче, канатлар үскән.

Юшкын каткан йөрәгемә

Сандугач җыры күчкән.

Гүя Җирнең кендегендә

Шагыйранә сүз алам.

Сезнең якты карашлардан

Күңелдә боз кузгала.

Елар идем, күз яшемнән

Су басар дөньягызны. 
Җәясе тартылган укның

Халәтен тоясызмы?

Көләр идем, туктый алмам,

Тау ишәр кайтавазлар.

Сөюне сорамагыз да,

Чатнап ярылыр язлар.

Пәрәнҗәләр каплап яшим,

Җанымны саклап яшим.

Сабырлык фәкать Аллаһтан

Тик шуны аңлап яшим

(Догалар ятлап яшим).

Шагыйранә күңелемдә

Кайнап тора вулканнар.

Чыдамый чәчелер идем,

Ярый әле иман бар. 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев