Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер бөгелсәң...

Бер бөгелсәң, тураясы килми. Яман гадәт... күнегәсең...

Бер бөгелсәң, тураясы килми.

Яман гадәт... күнегәсең...

Хөр атла дип, сине кем игәсен?

Бөрешкәннең зураясы килми...

Хәер, килгән очракта да инде

Көчең кими.

Кысылудан йөрәк чәчи-чәчи

Биеклеккә күтәрелә алмый,

Кага чәнчи-чәнчи.

Асылыңны җуйсаң, бар яктан да

Төшенкелек камый.

Нәрсәгәдер өмет итеп,

Яшисе дә калмый.

Бөгелгәннең карашында

Кояш балкымый да.

Азат көннәр күңел ишегенә

Килеп шакымый да.

Сөтле хәтер сеңгән бишеге дә

Юкка чыгу шаукымында.

...Үз-үзеңне яклар өчен,

Сөйсәң дә тынычлык төсен,

Басып торганда да кыл очында,

Калканың да булсын, кылычың да

Тутыкмасын кында...

Без яшәргә мәҗбүр ителгәнбез

Көрәш дулкынында...

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп шигырь!

    2
    X