Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер-береңне аңлар өчен кайчак җитә мизгел дә...

«Берсе-берсен кичерсәләр иде...» – дип теләк теләп, Күкләр укый төсле кешеләргә шигырьләр...

Бер-береңне аңлар өчен кайчак җитә мизгел дә,

Ә кайчак җитмәс төсле хәтта озын айлар.

«Аңларлармы микән болар бер-берен?» – дип уйланып,

Карап уза кебек адәмнәргә фасыллар...

Бер-береңә килешергә кайчак җитә бер адым,

Ә кайчак җитмәс төсле хәтта чакрымнар.

«Бер-беренә юл куярлармы икән?!» – дип сызланып,

Таңда сүнә төсле төнне кичкән утлар...

Бер-береңне аңлар өчен кайчак җитә бер сүз дә,

Ә кайчак җитмәс кебек озак аңлашулар.

«Берсе-берсен кичерсәләр иде...» – дип теләк теләп,

Күкләр укый төсле кешеләргә шигырьләр...

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев