Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер-беребез өчен

Яши-яши ныграк тоябыз ич Мәхәббәтнең көчен. Әллә чынлап яратылганбызмы Бер-беребез өчен?

Башка беркем аңлый алмас мине

Син аңлаган төсле.

Керсез күзләреңнән күрәм

Мәхәббәтнең төсен.

Яраталмас иде, бәлки, беркем

Синең төсле итеп.

Татлы сүзең, назлауларың белән,

Гомер бара үтеп.

Яши-яши ныграк тоябыз ич

Мәхәббәтнең көчен.

Әллә чынлап яратылганбызмы

Бер-беребез өчен?

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев