Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер адашкач, чыгып кара, әйдә...

Мин битараф, җаным, әллә нигә Таш йөрәккә янә әйләндем.

Бер адашкач, чыгып кара, әйдә,

Табарсыңмы юлын галәмнең?

Мин битараф, җаным, әллә нигә

Таш йөрәккә янә әйләндем.

Мәхәббәтем кышкы бураннарда

Өшегәнме, белмим, туңганмы...

Әллә инде сөю хисен җуеп,

Йөрәгем дә кинәт тынганмы?

Әллә ниләр булды... Ниләр булды?

Кем сихере, әйтче, кем эше?

Яши алмам мондый язмыш белән,

Битарафлык белән килешеп...

Мәхәббәтем әллә эрегәнме,

Язгы ташуларда акканмы?

...Еллар буйлап эзләп барам кебек

Керфегеңә кунган ак карны...

 

"КУ" 06,2018

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев