Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беләсеңме, Тукай...

Бүген менә Синең һәйкәлеңә Чәчәк өябез без, Чәчәк!

Бүген менә

Синең һәйкәлеңә

Чәчәк өябез без,

Чәчәк!

Беләсеңме, Тукай,

Безнең милләт –

Өчпочмак та чәкчәк

Һәм түбәтәй бугай кайчак.

Дөньяларга тарих язган халык

Телен тешләп тора бер чатта.

Үзебез үк кискән утын белән

Милләт яна утсыз учакта.

Заманында яулар чапкан халык

Сабантуйлы калды нибары.

Атсыз милләт кемгә кирәк булсын,

Атсыз халык бик тиз югалыр.

Без үзебез салган мәчетләрдә

Ятим булып калып барабыз.

…Һәр ел саен сиңа киләбез без,

Ерагая гына арабыз.

Бүген менә синең һәйкәлеңә

Чәчәк өябез без,

Чәчәк!

Беләсеңме, Тукай,

Бар да үтә.

Бар да үтә,

Һәм бу...

Үтәчәк.

Фото: art16.ru. Картина авторы: Рушан Шамсутдинов

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев