Беләм инде синең карарыңны...

Беләм инде синең карарыңны –
Без китәбез төрле якларга.
Беләм инде, күптән тартыласың,
Күптән тартыласың ятларга.
Ятлар диюем дә дөрес булмас.
Минем өчен генә ятлардыр.
Инде күптән синең йөрәгеңдә
Башка берәү урын тапкандыр.
Инде беләм – синең хатларыңда
«Сөям» дигән сүзең тик ялган.
Инде күрәм – синең күңелеңдә
Җиде ятлар булып мин калган.
"КУ" 10, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз