Логотип Казан Утлары
Шигърият

Белеп тора кебек

Төссез дөнья син дип, алсуланып Көлеп тора кебек – Алданасың килгәннәрең Белеп тора кебек.

Түбән генә кебек бу болытлар

Югарыдыр инде.

Алсу күренсә дә, алар бары

Су парыдыр инде.

Күктә булсалар да, ул болытлар

Җирдә бит туалар.

Су булгач – су, иссез

Һәм, әлбәттә,

Төссез инде алар.

Иссез, төссез...

Дөньяларда әмма

Яшәү ярый кебек:

Биек күкләр кайчак түбәнәеп

Сиңа карый кебек.

Төссез дөнья син дип, алсуланып

Көлеп тора кебек –

Алданасың килгәннәрең

Белеп тора кебек.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев