Басуларның дулкыннары тынган...

Басуларның дулкыннары тынган,
Гөлчәчәкләр кипкән болында,
Адашкандай ялгыз бер ромашка
Торып калган сукмак буенда.
Бирешмичә, түзеп кичергәндер
Ничәнчесен көзге кырауның,
Вакытында аңлатылмый калган
Мәхәббәте кебек берәүнең…
"КУ" 10, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз